ШПАНА и. рус гади с. 1) Бозык юлга кергән кеше, вак карак, жулик. Элеккеге елларда --- пассажирский поездларның баскычларына асылынып, --- шпаналардан таланып --- йөргән көннәремне исемә төшердем ---. М.Мәһдиев. Шпаналарга җитә калды: тиз генә мәкер кордылар, бер егет мотоциклдагы сумкасыннан кайчы алып килде. С.Шәрипов

2) Шундый кешеләр. – Урам шпанасы бәйләнгән генә җитмәгән. Инде кредиторлар борчый башлады, – дип, кыяфәтенә борчулы, уйчан төсмер бирергә тырышып башлады сүзен Хәлил. Т.Галиуллин. Болар – шәһәр шпанасы, боларның ни иманы, ни йөзе юк, алар, күселәр кебек, төркем-төркем йөри. Г.Хәеров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә