ШПАЛЕР и. нем. 1) Төрле бизәкләр, сурәтләр төшереп кулдан тукылган стена келәме, гобелен

2) Тукылган обой. Шпалер сатып алу

3) сөйл. Обой

4) Үрмәләп үсә торган үсемлекләр өчен колгага бау яки чыбык тартып эшләнгән махсус киртә, рәшәткә. Бөрлегәнне өскә тарттырып, казыклар кагып, шпалерларга бәйләп кую кирәк. Сөембикә. Кыярның үрмәле сабакларын баудан (шпалердан) сүтеп алыгыз һәм сабакның аскы өлешен, боҗралап, туфракка урнаштырыгыз. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә