ШПАЛ и. голл. 1) Тимерьюл рельслары астына ныклык өчен аркылы салына торган агач яки тимер-бетон борыс. Бу атнада тимерьюлга эшкә йөрдем. Шпаллар алыштырдык, чуерташ тараттык. А.Гыйләҗев. Яңавылны алгач, аклар станциядән бер-ике чакрым җирдә тимерьюл рельсларын һәм шпалларын сүтеп куйганнар икән. В.Нуруллин

2) 1943 елга кадәр Совет Армиясенең югары команда составы кия торган форма якасындагы аерымлык билгесе. --- фашист атмады. Ул Назимовның якасындагы шпаллары белән күкрәгендәге орденын күрде булса кирәк. Г.Әпсәләмов. Ишек төбендә алмашлап утырган, гимнастёрка якаларындагы петлицаларга икешәр шпал таккан таныш түгел ике хәрби вагон ишеген ачарга рөхсәт итми. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә