ШПАГАТ и. нем. 1) Киндер сүсе яки җитен җебен ишеп яки бөтереп эшләнгән нечкә нык бау . Беркөнне хәтта шул матчага бармак юанлыгы ыргак та кагып куйдым, элмәккә дип юан шпагат юнәттем. Ф.Баттал // Гомумән, хуҗалыкта кулланыла торган нечкә нык бау. Өзелүне, черүне белми торган, «буровой җебе» дип даны чыккан капрон шпагаттан үрелгән садокта балыкның да җаның ниндиен тели – шунысы тотып куелган иде ---. М.Хәсәнов

2) спорт. Гимнастика һәм акробатикада аякларның берсен алга, икенчесен артка яки як-якка туры сызык буенча куеп утырудан гыйбарәт фигура. Менә дигән җыр! Аны җырлар өчен, мостик төшәсе дә юк, шпагатка утырырга да кирәкми. Болай да йөрәккә үтеп керә ул. Аманулла. Мәктәптә гимнастика белән дә шөгыльләндем бит әле мин. Шпагатлар ясыйм. Д.Нуруллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә