ШПА’ГА и. ит. Өч, дүрт яки алты кырлы, нәзек озын һәм туры йөзле салкын корал. Киң кунычлы, биек үкчәле итекләр, башларына киң кырлы эшләпәләр кигән мушкетёрлар кулларына шпагалар, кылычлар тоткан. Р.Батулла. Һәм ул тыелгысыз ярсу төстә шпагасы белән алабуталарны уңлы-суллы туракларга кереште. Ул селтәнгәндә, корыч чыбыкның чажлавы музыканы да басып китә иде. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә