ШӨШКЕЛӘ’Ү ф. диал. 1) Нинди дә булса җәнлек яки җанварны оясыннан төрткәләп, гөжгеләп куып чыгару. Кайры белән агач кәүсә арасына шул озын агач пычакны тыгып шөшкели ---. Ш.Маннур. Мәкчим озын колгасы белән өнгә төрткәли, хәтта ярсып-ярсып шөшкели иде. Менә өннән авыр мышнаган тавыш, ризасызлык авазлары ишетелде. Р.Сибат

2) күч. Гел әрләп, тиргәп тору, төрткәләп торып теңкәсенә тию. Хәсән өйдә юкта аның хатыны Зәйтүнәнең күзен дә ачырмый иде, аны гел шөшкеләп, өтәләп кенә тора, юк-бар нәрсә табып, Хәкимә карчыкка әләкли иде. Ш.Еникеев

3) күч. Көчле һөҗүм ясау, җиңелүгә дучар итү, дөмбәсләү, куып чыгару. Кышкы һөҗүмнәр вакытында фронт гаскәрләре немецны көзен килеп чумган оясыннан шөшкеләп чыгардылар. Ш.Маннур

Шөшкеләп тору Еш, әледән-әле шөшкеләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә