ШӨҺРӘТ и. гар. Кемнең яки нәрсәнең дә булса яхшы яклары, аны башкалардан аерып торган, өстен итеп күрсәткән уңай сыйфатлары турында киң таралган сүз; дан, танылганлык, атаклылык. Урыс нәшриятларында китап чыгару, аның гәзит-журналларында басылу урыс язучысы өчен дә авыр чакта мондый шөһрәткә ирешер өчен, татар-башкорт язучыларына, урысларга караганда, ун-йөз мәртәбә артыграк тырышырга кирәк иде. К.Тимбикова. Тыйнак кына, салмак сүзле, кыенсынып кына: – Илһам Шакиров безнең институт студентлары белән очрашуга килмәсме икән? – диде. Илһамның ул еллардагы шөһрәтен, аның әүлиядай бер шәхес икәнен аңлаган кешегә бу теләк хәтта тормышка ашмастай ерак кебек тоелыр иде. Р.Батулла ◊ Шөһрәт алу Кемнең дә булса мактаулы исеме таралу, танылу, дан алу, дан казану, данга, мәртәбәгә, дәрәҗәгә ирешү. Үзенең коммунистик принциплардан чигенмәсен белдереп шөһрәт алган Ленинград химигы Нина Андреева да «үзгәртеп коруны оештыручылар» дип Рональд Рейган белән Маргарет Тетчерны исәпли икән. А.Гыйләҗев. Беренче укытучы... Әнә Чыңгыз Айтматовка шул исемдәге әсәре дөньякүләм шөһрәт алып килде. Т.Галиуллин. Шөһрәт казану к. шөһрәт алу. Ул бит – Англиянең элекке премьер-министры, заманында зур дан, шөһрәт казанган кеше. А.Хәсәнов. Төп сезнең авылдан чыгып, --- татар дөньясында нинди дә булса бер юлда дан тоткан, шөһрәт казанган, исем чыгарган кешеләр бармы? Гали Рәхим. Шөһрәт табу к. шөһрәт алу . Хәзерге көндә дә алардан обсерватория мөдирәләре, фән мөгаллимәләре яки астрономнар, география белән геология фәнендә зур китаплар авторлары, --- гыйльми җәмгыятьләрдә әгъзалар, вә һәрбер фәндә шөһрәт тапкан хатыннар бетәсе түгел. Г.Буби |