ШӨРЕП и. нем. 1) Агач, металл әйберләрне беркетү өчен спираль сырлы кадак; винт. Ул ниндидер бармак башыдай чүкечләр белән шакы-шокы килеп, безләр, эскәкләр белән, сырлы тәгәрмәчләр, шөрепләр белән булаша. Н.Фәттах. Шунда гына без сәгать эченә ике шөреп белән беркетелгән яңа җиз түгәрәккә игътибар иттек. А.Тимергалин 2) күч. Нинди дә булса эштә кечкенә роль уйнаучы, ниндидер вакыйга барышында сизелерлек йогынты ясарга сәләтсез кеше. Без сине депутат иттек, дип кабатлап торгач, бу кеше инде ирексездән үзен партия лидерларына бурычлы итеп саный башлый. Гаять тыңлаучан бер шөрепкә әверелә. Команда системасының шөребенә әйләнә. М.Вәлиев. Тормышыңның күңелсез бертөрлелегеннән зарланырга, үзеңне кемнеңдер кулындагы вак бер шөреп итеп тоярга хакың юк. М.Кәбиров. Дәүләт машинасы минем бер шөреп сыйфатын алырга тиешлегемне яхшы төшенеп эш иткән, һәм мин нәкъ шул шөреп булып яшәдем дә инде. Гасырлар авазы 3) күч. гади с. Фикерләү сәләте, акыл; ми. Бу кадәр миңгерәү булырга ярамый бит инде. Азрак башыгыздагы шөрепләрне эшләтергә кирәк. Аманулла. Зиһен шөрепләре тиешенчә эшли белми икән, йөрсен татар, кулына чүкеч тотып, я урам себереп. В.Имамов ◊ Шөребе бушау 1) Акылына зәгыйфьлек килү, аңгыралану, иләс-миләсләнү, миңгерәүләнү. Син әллә ычкына башладыңмы, тилебаш, шөрепләрең бушаганмы, дип кычкырды Кәрнәй, ачуланып. Х.Камалов. Укыта-укыта, шөрепләрең бушады мәллә, Васька? Н.Гыйматдинова; 2) Гәүдәсен тота алмау, буыннар йомшару. – Әй син, шөребең бушаган, юкка мәшәкатьләнмә! – дигән сүзгә [исерекнең] намусы килде бугай, ул тагын биергә тырышып карады, тагын булдыра алмый, бер якка ауды. М.Гафури; 3) Көчен, тотрыклылыгын югалту. Шөребе какшау к. шөребе бушау. [Гәрәйша:] Сез колхозникны адәм мәсхәрәсе итмәкче буласызмы, җәмият? Корсакның шөрепләре какшаган. Оятлы итәрсез. А.Алиш. Фәкать шуны гына беләсе иде: мондый һөҗүмнәрдән социализм фикеренең ничә шөребе какшады икән?! Ф.Әмирхан. Шөребе күгәрү Уйлау, фикерләү сәләте кимү, начарлану. Шөрепләрең күгәрде мәллә?! Н.Гыйматдинова. Шөребе тутыгу к. шөребе күгәрү. Шундый шартлар эченә куйганнар икән безне, минме аңа гаепле? Шартларны бит мин тудырмыйм. Башың әзрәк эшлиме, әллә шөребе тутыкканмы? Х.Камалов. Шөребе ычкыну к. шөребе бушау. Күбрәк уйласаң, шөрепләрең ычкына башлаганны сизми дә калырсың. Н.Әхмәдиев. Ниһаять, башларындагы кайбер шөрепләре ычкынып китеп, шәрә килеш Минзәлә урамына чыгып йөгергәннәр. Ф.Баттал. Шөрепләрен бору 1) Мәсьәләне яки фикерне берәр якка юнәлтү. Ничек шөрепләрен боргалагандыр, берзаман чибәр егет Гөл апаның үгетләренә күнә. Н.Гыйматдинова; 2) Буйсындыру, карату. Салисә өйдә чакта шөрепләрен нык кына борып тота иде, хәзер тәмам чыгырдан чыктылар. Сөембикә |