ШӨР и. иск. к. шыр III. Әмма беркөнне икесенең дә сулышы кысылып, эченә шөр йөгерде. – Һашия райунга җыена, духтырга, юллык акча бир, ди. Н.Гыйматдинова ◊ Шөр җибәрү к. шыр җибәрү. – Иван казанлыларга әйткән, хан белән ханбикәне үз теләгегез белән тотып бирмәсәгез, дәүләтегезне юк итәм, дигән. – Шөр җибәргән инде тегеләр, шулаймы? М.Әмирханов |