ШӨПШӘ и. 1. Элпәканатлылар отрядыннан берничә семьялыкка караган, элпә канатлы, аркылыга чиратлашып килгән кара һәм сары төстәге юллары булган, бал кортыннан эрерәк чага торган бөҗәкләрнең гомуми атамасы; сагызак; русчасы: оса. Ә беркөнне урманда шөпшә оясын таптым. Кәрәзендә бал иде. Ф.Яруллин. Көн кыздыра башлагач, киндер басуы өстенә шөпшә, төклетура, күбәләк, бал кортлары җыелырлар, туй итәрләр инде. В.Имамов 2. с. мәгъ. Нечкә, нәзек. --- әле кызыл, әле зәңгәр, әле яшел телефоның чылтырый, әле ишектән шөпшә билле секретарша кереп, кәгазь калдырып чыгып китә ---. М.Мәһдиев . Әнә бит ул, кул сузымы арада гына Гөлмәрьям. Шул ук шөпшә билле, ялан тәпиле кызыкай. Ф.Садриев ◊ Шөпшә оясына таяк тыгу 1) Тынычлыкны бозу, тузгыту, тәртипсезлек урнаштыру, ыгы-зыгы китерү. Хәйдәр Әлим дигән бер зыялы вөҗдан иясе бу хакыйкатьне читләтебрәк булса да әйтеп биргән иде. Шөпшә оясына таяк тыгып айкаган шикелле булды ул. Дәрәҗәле тәнкыйтьчеләр, дәррәү күтәрелеп, Хәйдәр Әлим өстенә ябырылдылар ---. А.Тимергалин. --- гайрәтле нотык сөйләде, яу эшләрен, Иван гаскәрләренең торышы турында төгәл, кыю боерыклар биреп, шөпшә оясына таяк тыккандай, өметсез йокымсыраган угланнарны, бәкләр, мирзаларны тузгытты. Р.Батулла; 2) Коткы салу, болгату |