ШӨЛЛӘ’Ү ф. диал. к. шүрләү I. Бары тик полк командирыннан гына бераз шөлли һәм аны хөрмәт итә. М.Вәлиев. Мин эре мөгезле хайваннардан шөллим. Н.Гыйматдинова

Шөлләп йөрү к. шүрләп йөрү . Ләкин Үргәнечтәге төп сараена кайтып гомер сөрүдән, Терекүн зәхмәтле сихере астына эләгүдән һаман шөлләп йөри. В.Имамов

Шөлләп калу к. шүрләп калу. – Башкаларда минем эшем юк. Минем үз хәлем хәл. Әгәр чарыксыз җибәрсәгез, үпкәләштән булмасын! – дидем, директорның шөлләп калуын күргәч батыраеп китеп. В.Нуруллин. Нәгыймь моның каршында күкрәк киерсә дә шөлләп калган иде. К.Кара

Шөлләп кую к. шүрләп кую. Ленар, Әмирдәге кискен үзгәрешне күреп, сизеп, бу бәндә миңа сугып җибәрә күрмәсен дип шөлләп куйды. Т.Галиуллин. Директорның дәрескә керүе Мәрзияне каушатып җибәрде. «Завучы булса бер хәл иде, баштук нигә үзе керә икән?» – дип шөлләп куйды. Ә.Моталлапов

Шөлләп тору к. шүрләп тору. Кайтканда, әнисе белән сөйләшергә шөлләбрәк тора иде, мунчадан соң хәл дә, кыюлык та керде. Р.Хәбибуллина. Шунлыктан прораб-мастерлар алдында ялагайлануны белмәгән техника куркынычсызлыгы инженерыннан барысы да шөлләп торалар. Р.Кәрами

Шөлли башлау к. шүрли башлау. Бу ачышым үземә дә кәмит булып китте: уята алмам дип шөлли дә башладым. Н.Хәсәнов. Сержант җилкәсен кашып алды. Аллага шөкер. Шөлли башлау дигән сүз иде бу. Миңа нәкъ шул кирәк иде. Курку һәм куркыту – Рәсәйнең идарә итү ысулы... М.Юныс

Шөлли калу к. шүрли калу. Хатынның сүзне чынга алуыннан, уеннан уймак чыгу ихтималыннан бераз шөлли калган кибетче, артка чигенеп, бәхәсчеләрне тынычландырырга ашыга. Т.Галиуллин

Шөлли төшү к. шүрли төшү. [Рөстәм:] Малайлар, әллә бу чынлап та тылсымлы китап микән? Мин дә шөлли төштем, күңелдә ниндидер шом бар. А.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә