ШӨЛДИ и. зоол. Шөлди кошсыманнар отрядының берничә семьялыгына караган, су буйларында яши торган төрле зурлыктагы һәм авырлыктагы кошларның гомуми атамасы; русчасы: кулик. Шөлди үзенең озын томшыгын сазлавыкка батыра да бераз тыңланып тора, аннары тиз арада җир астыннан симез-симез кортлар сөйрәп чыгара. Җ.Тәрҗеманов. Җәйге күлдә гел бер күренеш: камышлар арасында шөлди дигән сөйкемсез кошчык йөзсә, су өстендә буш көймә чайкала. Шөлди булып шөлди күлен, үз оясын тапкан. К.Латыйп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә