ШӨЛДЕРЛЕ с. Шөлдере булган; шөлдер тагылган. Шөлдерле гармунын уйнап, йөрәгемне җилкетә. Җыр. Унөч яшьлек Нуретдин исемле малай кулына шөлдерле барабан тоткан да яшь аюны биетә. М.Мәһдиев. Җиз кыңгыраулы, көмеш шөлдерле атлар күз явын алырлык итеп бизәлгәннәр. Ф.Хатипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә