ШӨЛДЕР и. 1) Терлекнең кайдалыгын белдереп тавыш бирү өчен муенына тагылган кечкенә металл кыңгырау. Өммикамал апай зәңгәр сатиннан муенса тегеп биргәч, колынның муенына кечкенә генә шөлдер тагып җибәрдек. Г.Бәширов. Дугадагы кыңгырау, мичәүдәге атлар муенындагы шөлдерләр, өздереп уйнаган гармун, яшьләрнең дәртле җыр тавышы – барысы да ярты юлда өзелеп, тынып кала. Р.Кәрами // Гомумән кечкенә кыңгырау. – Тыныч кына утыруыгызны үтенәм, – диде судья, алдындагы шөлдерне челтерәтеп куйды. Л.Ихсанова

2) Бәрмә музыка коралына, биюче киеменә һ.б.ш.га тагыла, эче куыш цилиндр формасында эшләнгән, чыңлап тавыш бирә торган деталь. Барабан кысасындагы аркылы тимергә шөлдерләр тагылган. Н.Фәттах. Шәһәр мәйданнарында маңгаена тәңкә төрткән, яланаяклы җиткән кызлар шөлдерләр селкеп бииләр, җырлыйлар – бөтен җирдә чисталык, нур, сөешү, җыр. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә