ШӨКРАНА’ КЫЛУ ф. к. шөкер итү. Мин баскычка бүтәннәрдән алдарак менеп, Аллаһы Тәгаләнең җир өстенә яраткан барлык могҗизаларына шөкрана кылып, «Аятел көрси»не укыдым. Ф.Яруллин. Якын белешләре, иптәшләре, аның бу халәтенә бераз гаҗәпләнеп: «Башыңны имә, исән кайтуыңа сөен, бар сәламәтлегеңә шөкрана кыл!» – дип юатырга ашыктылар. Н.Хәсәнов |