ШӨКРАНА и. гар.-фар. к. шөкер. Моңарчы гаилә тормышлары турында гел мактау, сөенеч, шөкрана сүзләре генә яудырып йөрүче Әһлиянең шул бер җөмләсе акыллы карчыкка һәммәсен аңлатты да бирде ---. К.Тимбикова. Шөкрана, капитаныбыз Трофим Григорьевич та, беренче көннәрдәге кебек, эч пошырып янымда тормый, хәзер ул миңа тулысынча ышана. С.Сабиров. Үзен әсир төшермәгәненә менә шул чакта ул язмышына кабат-кабат шөкрана укыды. Н.Әхмәдиев |