ШӨКЕР и. гар. 1. Биргән нигъмәтләре өчен Аллаһка, аның тәкъдиренә карата кичерелгән канәгатьлек; гомумән шундый хисне, миннәтне тел белән әйтү. Безгә җитә кулда булганы да, Кемдер өчен дөнья һаман тар. Җитми, җитми, ай-һай, җитмәс икән, Мин дә шөкер димим әлегә. Егасым бар әле көчлерәкне, Ташлыйсым бар хаклык гүренә. В.Фатыйхов

2. кер. сүз функ. Булганына канәгать, риза. Шөкер, иң беренче бүләк ителгән автографлы китабым табылды. Ф.Яруллин. Газета-журнал битләре, шөкер, чиста килеш, буш килеш чыкмый. Р.Миңнуллин

3. хәб. функ. Канәгать, риза. – Сүз иреге милициягә дә килеп җитәр әле ул, – диде Сакманов, күпмәгънәле итеп елмаеп. – Эштә, гаиләдә иминлектер бит? – Шөкер, – диде Гаяров иренеп кенә ---. Т.Галиуллин. Мине аяксыз калдырып та, җанымны матур килеш, йөземне ачык килеш саклаганың өчен шөкер! А.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә