ШӨКӘТСЕЗ с. 1. 1) Ямьсез, шыксыз. Чемоданнарының авырлыгын да тоймыйча, Дамир тышка атылды. Кинәт кенә баягы күркәм, таныш та, күңеленә якын да кала шөкәтсезгә әйләнде. С.Шәрипов. Стенаның буш калган урыннарында эленгән шәрә кызлар, әллә нинди шөкәтсез күренешләр төшерелгән фоторәсемнәр өчен исә кызга Гайшә апа алдында уңайсыз иде. З.Хөснияр

2) Котсыз, килбәтсез, кыяфәтсез (кеше тур.). Менә шушы үтә шөкәтсез бәндә авылның иң чибәр кызына гыйшык тота. К.Тинчурин. Мондый да шөкәтсез татарны беренче тапкыр күргән сыман, чуаш һәм урыс халкыннан торган кавем авызларын ачкан хәлләрендә болдырга текәлеп тын калды. Ф.Яхин

2. рәв. мәгъ. Ямьсез итеп, килбәтсез рәвештә. Базаның йортлары күп, ләкин берсенең генә тәрәзәләре якты, калганнары шөкәтсез караеп тора. Н.Әхмәдиев. Кыска туны изүенә озынча ияген тартып яшерде, аннары, башын чөеп, ияген алга чыгарып, тагын шөкәтсез салындырды. М.Хуҗин

3. и. мәгъ. Ямьсез, шыксыз нәрсә яки кеше. [Сабира (курчакны алып)]: Тагын бу шөкәтсезне түргә куйган. А.Гыйләҗев. Әбәү, күзе шөкәтсезнең, дәрте ташыган ата хамелеонныкы кебек кып-кызыл. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә