ШӨГЫЛЬЛӘНҮ ф. Берәр эш белән мәшгуль булу, эш башкару. Лаборатория башаклы үсемлекләрне селекцияләү белән шөгыльләнә иде. Х.Камалов. Закир, бик мөһим эш белән шөгыльләнгән сыман, өстәл җәймәсендәге ипи валчыкларын сыпыргалады ---. А.Әхмәтгалиева Шөгыльләнә башлау Шөгыльләнергә тотыну. Рафаил абыйның киңәшен тотып, булдыра алган кадәр спорт белән шөгыльләнә башладым. Ф.Яруллин. 1902 елда ул, энесе Гали белән бергәләп, китап сәүдәсе белән шөгыльләнә башлый. А.Тимергалин Шөгыльләнә тору Башка эш-гамәл башланганчы шөгыльләнү; һаман шөгыльләнү. Ул текстларны төзәткәндә, текстолог текстлар туплау, искәрмә һәм аңлатмалар буенча материаллар җыю белән шөгыльләнә тора. Мәдәни җомга Шөгыльләнеп алу Тиз генә, кыска вакыт арасында шөгыльләнү. Аннары ул берникадәр вакыт тыңлаучыларны гипнозлау белән шөгыльләнеп ала. Җ.Юныс. Аз гына арифметика белән шөгыльләнеп алыйк. Казан утлары Шөгыльләнеп карау Сынау өчен шөгыльләнү. Йосыф игенчелек белән шөгыльләнеп караган. В.Имамов. Симаков 14 яшьлек чагында ике-өч ай бокс белән шөгыльләнеп караган иде. Р.Сәгъди Шөгыльләнеп килү Күптәннән, элек-электән, эзлекле рәвештә шөгыльләнү. Үзегезгә мәгълүм: мин бөтен гомерем буена бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнеп килдем. Т.Гыйззәт. Ул Кол Гали әсәре белән инде берничә дистә ел шөгыльләнеп килә. Х.Миңнегулов Шөгыльләнеп тору Даими, һәрвакыт шөгыльләнү; әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында шөгыльләнү. «Импульс» студентлар отряды хәйрия эшләре белән даими шөгыльләнеп тора. Сәхнә. Уен коралларында да һәрвакыт шөгыльләнеп торасың. Шәһри Казан |