ШӨГЫЛЬ и. гар. 1) Нинди дә булса эш, хезмәт. Нәселдән нәселгә күчеп килгән бер шөгыльләре бар – балыкчылык. А.Фәләх. Аңа сарык бәрәннәре белән уйнау, --- каз бәпкәләрен су буена төшерү кебек шөгыльләр кызыграк тоелды. М.Яһудин 2) Күңелне биләү, вакыт үткәрү өчен башкарыла торган нинди дә булса эш, хәрәкәт; игътибарны тотып торырлык мәшгульлек; хобби. Нәрсәдер эшләргә кирәк иде, ләкин күңеленә канәгатьләнү китерерлек шөгыль тапмады. М.Хуҗин. Борһанның бер күптәнге яраткан шөгыле, заманча әйтсәк, «хоббие» бар иде. Ул «Аларны милиция эзли»гә кагылышлы төрле фотосурәтләр җыйнау белән мәшгуль иде. Х.Ибраһим 3) Тормыш мәшәкате, нәрсә турында булса да кайгырту. Район халкы бу шау-шулы каршылауга мәҗбүри бер чара итеп карады, искитмәле һични булмагандай, шундук таралышып, һәркем үзенең көндәлек шөгыленә кереште. С.Сабиров. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы көймәле арба тирәсендә көндәлек тормыш, көнкүреш шөгыльләре белән мәшгуль. Р.Фәхретдинов |