ШӨБҺӘСЕЗ рәв. 1. 1) Анык, төгәл билгеле, шик тудырмыйча. Башта ук бер нәрсә миңа шөбһәсез кебек тоелды: мәрхүм Башкортстан җирендә туып үскән булырга тиеш (Уфа дигәне шуны аңлата булса кирәк). Р.Мостафин

2) Икеләнмичә, шикләнмичә. Мин яратам сине тулы килеш, Вакланусыз, шиксез, шөбһәсез. Р.Сәйфетдинов. Мин инде аның сихерче түгел икәнлеген белә идем. Шунлыктан һичбер шик вә шөбһәсез алгы капкаларын ачтым. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. Ышанычлы, шик тудырмый торган. Алар – тарихыбызның, телебезнең борынгылыгын аңлата торган шөбһәсез дәлилләр. Ф.Гарипова

3. кер. сүз функ. Һичшиксез, бернинди шиксез, әлбәттә. Шекспир, Мольер, Островскийларның театр әсәрләре, шөбһәсез, минем драма әсәрләремнең техникасына тәэсир иттеләр. Г.Исхакый. Шөбһәсез, мин башка нәрсәләрем белән сине дә, сиңа булган мөнәсәбәтне дә югалткан идем. Г.Ибраһимов

4. хәб. сүз мәгъ. Шиксез, анык, төгәл билгеле. Бу бәндәнең монда юньлегә килмәве шөбһәсез. Ул Апанаевларның хәзинәсен эзләп йөри, әлбәттә. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә