ШӨБҺӘЛЕ с. 1. 1) Шикләнүле, сагаюлы, кемгә яки нәрсәгә дә булса ышанып бетмәгән. Бел: песинең юньлесе ике генә төсле була аның. Ә бу хәерсез өч төстә иде: ак та, кара да, сары да! Шундук саф күңелемә шөбһәле уй иңде бит: әһә, димен, мөгаен, юньле хәл түгел бу, казага булыр! А.Гыйләҗев. Шәмтиев тынычсызлана башлады. Ишек төбендә утырган ОГПУ вәкиленә шөбһәле караш ташлап алды. Ф.Сафин 2) Ышанычсыз, ышандырмый, шик тудыра торган, шиккә урын калдыра торган. Мулланың сүзләре икеле генә түгел, бөтенләй шөбһәле күренде. Г.Ибраһимов. Фәхрине үтерүдә гаепләнеп, күп кенә шөбһәле дәлилләр аркасында кулга алынган Садыйкның шәхси тарихлары әнә шулай килгән. Г.Нигъмәти 3) Шик астына алынган, шикле. Башка берничә шөбһәле адәмнәр белән бергә Мәрьям дә зинданга алынды. Г.Ибраһимов. Столыпин реакциясе чорында шөбһәле кешеләрне эзләүләр бик көчәйгәнлектән, бу минем өчен бик табигый иде. С.Кудаш 4) Шиге булган, шикләнгән. – Рәшидә апа, ишеккә килсә, башына көрәк белән тондырмассызмы? – Ю-ук, – дип, теләмичә генә көлемсери шөбһәле хатын. – Болай да ялгыш бит, аңышмыйча... Р.Камал 4) Куркынычлы, хәтәр. Аның шөбһәле сүзләрен ишетеп, без бик каты шүрләдек... А.Гыйләҗев. Без ерактанрак моны күрдек тә, монда ни дә булса бер шөбһәле эш бар дип якынрак килдек. Ф.Вәлиев 2. рәв. мәгъ. Куркытып, хәвеф белән, шомлы итеп. Аның беркайчан да болай шөбһәле итеп үз бүлмәсенә бикләнеп җырлаганы юк иде. М.Мәһдиев. Тана ярга чыгарга азаплана, шөбһәле мөгри... А.Хәсәнов 3. хәб. сүз мәгъ. Икеле, шикле, ышанычсыз. [Берәү:] Бундый эшләр соң, хәзрәтләр, пәйгамбәремез заманында булганмы инде? [Хәзрәт:] Анысы шөбһәле инде. Г.Исхакый. Башка вакытта ачык йөз белән каршылаучы мөдиремнең шулай сер саклап азаплануы бик шөбһәле иде. А.Гыйләҗев |