ШӨБҺӘЛӘНҮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса ышанып җитмәү, тулы ышаныч булмау, икеләнү, шикләнү. Шөбһәләнде кыз, икеләнде һәм көннәрнең берсендә аның күз алды караңгы төндә яшен уйнагандай яктырып китте: әллә яратмыймы соң аны Җәмил?! А.Гыйләҗев. Сәяхәтче башта Көмешкәйнең тәкъдименә икеләнеп, шөбһәләнеп карады. К.Тәхау

2) Курку, шүрләү; шомлану. Офицер, мөгаен, бу пәһлеван дуласа, өчебезнең дә башына җитмәгәе, дип тә уйлап алгандыр, шөбһәләнгәндер. К.Миңлебаев. Хәлимә гомер буе аның белән очрашудан куркып яшәде. Ул турыда уйласа да, тәннәре чымырдап, тыны буыла иде. Эзләп табар да, иң газиз әйбереннән аерып, йөрәген телгәләр дип шөбһәләнде. Г.Әдһәмова

Шөбһәләнә башлау Шөбһәләнергә тотыну. Мәрфуга абыстай кияү муллага азрак булмаса ярар иде дип шөбһәләнә башлады. Г.Исхакый. Болай да соңгы вакытларда малаеның акылына зәгыйфьлек килмәдеме дип шөбһәләнә башлаган әти-әнисе ни әйтер бу эшкә? А.Гыймадиев

Шөбһәләнә калу Кинәт кенә шөбһәләнә башлау. Шәйхи әфганлыларның болай җанланып китүләреннән шөбһәләнә калды. Ш.Усманов

Шөбһәләнә төшү Бераз шөбһәләнү; тагын да ныграк шөбһәләнү. – Ничек өйдән? – Равил шөбһәләнә төште, маңгаена тир бәреп чыкты. – Әлмәттәнме? Җ.Рәхимов. Командир көттереп кенә өстәп куйды: – Сезне Гирш Олькеницкий канаты астына җибәрергә тәкъдим итәләр. – Кайсы төшкә? – дип аңлашмыйча да, шөбһәләнә төшеп тә сорады Шамил. З.Фәтхетдинов

Шөбһәләнеп алу Бераз, вакытлыча шөбһәләнү кичерү. Остазлар да, алар янәшәсендә без дә: «Әдәбиятка шигырь-хикәя язучы яшьләр килми!» – дип, чаң сугар чиккә җитеп шөбһәләнеп алдык. Иделем акчарлагы

Шөбһәләнеп калу Ниндидер сәбәптән соң шөбһәләнә башлау. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Н.Фәттах. Үз гәүдәм дөрес түгел мәллә, дип шөбһәләнә калдым. Ш.Галиев

Шөбһәләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә шөбһәләнү. Ул, миңа карамаенча: – Син марҗалар берлә әллә нинди оят эшләргә солдаттан өйрәнеп кайткан! – диде ---. Минем күңелем шөбһәләнеп китте. Г.Исхакый

Шөбһәләнеп кую Бераз гына шөбһәләнү . Әллә инде бәхете артык зур булгангамы, әллә инде бүтән бер сәбәптәнме, кайчакларда Диләфрүз үз бәхетенең зурлыгыннан үзе үк куркып, аның ныклыгына шөбһәләнеп куя иде. Г.Әпсәләмов

Шөбһәләнеп тору Күпмедер вакыт шөбһәләнү; әле, хәзер, сөйләү моментында шөбһәләнү. Тукта, партком секретаре белән төптәнрәк сөйләшү өчен, бик тә җай чыгып тора түгелме? Әйе, ни пычагыма куркып, шөбһәләнеп торырга соң? Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә