ШӨБҺӘ и. гар. 1) Кем турында булса да, гаепле яисә начар булырга тиеш, мөмкин, дигән уй; шик, икеләнү. Мөнәвәрә хатын, шаһзадә аягына егылып: – Әфәндем, инсафлы һәм кешелекле икәнегезгә шөбһәм юк, – диде. К.Насыйри. Легиондагылар Берлинда эшләүчеләрнең һәммәсенә шөбһә белән карадылар, шпион дип уйладылар. Г.Солтан 2) Тәшвиш, шом; шик, ышанмау хисе. Үзенең алданганлыгында һич шөбһә юк иде. Г.Камал. – Күңелгә шөбһә керде, – диде Вәсим, кызны иңеннән кочып. Сөнбел туктап, никтер, як-ягына карап куйды. – Нинди шөбһә?! – дип пышылдады ул. – Бернинди шик-шөбһәгә урын юк. Мин сине яратам, Вәсим! З.Хәким // Кемгә яки нәрсәгә дә булса ышанмау хәле; курку хисе. Ул һәр көн миңа Йосыфҗанның җасуслыгы хакында тукый. Башкалар да шуны тәкрарлыйлар. Башта шөбһәдә булсам да, бер вакыйга мине бик уйлатты. Г.Ибраһимов // Вәсвәсә, коткы. Иртәнге якта солдат Галияр, синең урыныңа рәис булам, дип, күңеленә шөбһә салды ---. М.Хуҗин. Күңелемне кара шөбһә булып Талый, талый изге көнләшү. Р.Харис ◊ Шөбһәгә алу Ышанычсыз санау, ышанмау; шик белдерү. 1219 елны Чыңгызханның Урта Азиягә явы алдыннан Бөек Монгол империясенең тәхет варисы мәсьәләсе карала һәм сарайда шул вакытта Чагадай белән Җучи арасында низаг чыга: беренчесе үзенең абыйсын, ягъни Җучины, «меркит әсирлегенең мирасы» дип атый һәм шулай итеп аның Чыңгызханның генетик варисы булуын шөбһәгә ала. Д.Исхаков. Шөбһәгә төшү Шиккә калу, шикләнү, шөбһәләнү. Шунда кичә генә күрше хатыннан сатып алган майдан пыяла кисәге чыккан. Әни шөбһәгә төшкән; ике йомарлам майның берсен ул апага биреп җибәргән булган. М.Мәһдиев. Аңа саксызрак кагылудан курка, тиешле-тиешсез сүз әйтмәгәе, дип шөбһәгә төшә. Р.Кәрами |