ШОУ-БИ’ЗНЕС и. ингл. 1) Төрле тамашалар, күңел ачу чаралары оештыру белән бәйле эшмәкәрлек, тамаша бизнесы. Шоу-бизнес дия-дия, җитәкчеләребез, җырчыларыбыз, хәтта тамашачы үзе дә акны карадан, талантлыны талантсыздан аера алмаслык хәлгә килде. Г.Бәйрәмова. Татар шоу-бизнесында зур рольне Оскар Усманов уйнады, аңа күп артист үз популярлыгы белән бурычлы. Л.Заһидуллина

2) Фильм, фонограмма, аудиовизуаль продукция җитештерү, тиражлау, рекламалау һәм күпләп сату эше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә