ШО’У и. ингл. Телевидение, эстрада, цирк һ.б.ш.да төрле күңелле, кызык чараларга бай булган зур тамаша. Ә менә Дамир, үзенчәлекле бәйрәм уздырып, Кремльдә, бигрәк тә Сөембикә манарасында Сөембикә образын күрсәтүе белән һәм шул ук вакытта шундый тамаша, хәзергечә әйтсәк, шоу оештыруы белән бөтен Казанны шаулатты. Р.Вәлиев. Хәзер исә шоулар, тамашалар заманы. Эстрада җырчысы тавыш белән генә берни дә кыра алмый. Кыйммәтле аппаратура, заманча музыкаль бизәлеш, кием-салым, яктылык куелышы, тамашачы белән мөнәсәбәт... Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә