ШО’РТЫ и. ингл. Балаклары тездән югары, кыска чалбар төре. Гөлчәчәк, җиңсез матур күлмәк, шорты һәм аякларына әллә кайдан кычкырып торган кроссовка кигән малайны танып, югалып киткәндәй булды. З.Хөснияр. Коридорда --- тәненә баштанаяк сурәт төшергән адәмнәр йөри. Өсләренә дә кимәгәннәр ичмасам, кыска шортыдан гына, пляждамыни! И.Сираҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә