ШО’РНИК и. рус Ат дирбияләре ясау һәм төзәтү остасы. Дөрес, хезмәте аның зурдан түгел, ул бары өендә шорник булып эшли: Әхмәтвәли китереп биргән машина каешларын ялгый, чи каештан камыт баулары кисә, сүтелгән бөятләрне тегеп утыра. Ә.Еники. Һәркайсыгызга атлар беркетербез, икешәр ат, ике төрәнле сука белән җир сукаларсыз. Ел коры килә, яз иртә, ат ызбруйларын тикшерерсез, камыт баулары өзелсә, шорниктан тектерербез, йөгәннәрегезне, дилбегәне барларсыз ---. Г.Ахунов |