ШОПЫРУ ф. Аш яки сыеклыкны савыттан зур йотымнар белән характерлы тавыш чыгарып суырып эчү. Мөби токмачлы ашны тирләгәнче шопырды. М.Мәһдиев. Хаким, иренен очлайтып, чәй шопырды. Н.Гыйматдинова Шопыра башлау Шопырырга тотыну . Хәлим, булары бөркелеп торган тәлинкәсенә якын иелеп, тәмле токмачны шопыра башлады. Г.Гобәй Шопырып бетерү Тулысынча, барысын да шопыру; шопыруны тәмамлау. Юка гына бер телем ипи белән кәбестә шулпасын минут эчендә шопырып бетерәбез. Т.Нурмөхәммәтов Шопырып тору Әле, хәзерге вакытта шопыру |