ШОПЫРДАТУ ф. Шопыр-шопыр итеп суырган тавыш чыгарып ашау, эчү. Ул барып җиткәндә, ипи кунасында кибән башлар беткән, малайлар-кызлар, озын такта өстәлгә сырышып, тары өйрәсен шопырдаталар иде. А.Гыйләҗев. Тешләре төшкән, яңаклары утырган карт исә рәхәтләнеп шопырдата, йомшак пилмәнне ура иде. Казан утлары Шопырдата башлау Шопырдатырга тотыну Шопырдатып тору Әле, хәзерге вакытта шопырдату |