ШОП- кис. [ш] авазына башланган кайбер сүзләр алдында килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчә. Агар-акмас кына ага иде ул инеш. Өсте көзге кебек шоп-шома. Г.Әпсәләмов. Шәрәф фронттан бик әйбәт, ап-ак, шоп-шома немец кәгазьләре алып кайткан булган. Л.Ихсанова |