ШОМЫРТЛЫК и. Шомырт агачлары күп үскән урын. Су буендагы таллыкларга ышыкланып, шомыртлыкка кадәр барды да, туктап, караңгы төшкәнне көтте Фазыл. Н.Әхмәдиев. Яр буйларында ук үсеп утырган агачлар арасыннан кереп китәсең дә шомыртлыкларга --- барып чыгасың. Р.Рахман |