ШОМЫРТЛЫ с. 1) Шомырт ( 1 мәгъ.) күп үскән, шомыртка бай булган. Көмеш Чишмәнең кояш чыккан урамында, аның да иң беренче өендә, иртәнге көтү авыл белән хушлаша торган шомыртлы тау янында яшәп ятулары. Р.Газизов. Шомыртлы әрәмәләрне, җиләкле урманнарны, кыр казлары йөзә торган камышлы күлләрне үз күзләрем белән күрәсем килде. Р.Габделхакова

2) Шомырт ( 2 мәгъ.) кушкан, шомырт салып әзерләгән. Әбекәй --- өстәлгә төелгән шомыртлы кабартмалар куя. Н.Шәрифуллин. Йөрәксенүен белдермәскә тырышып, тамагын кырды, калагын әле чияле, әле шомыртлы майга сузды. Т.Гарипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә