ШОМЫРТ и. 1. 1) бот. Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан тәлгәшкә тупланган хуш исле вак ак, баллы чәчәкле агач; муел. Анда бүре дә, җәен дә, чоңгыл да юк – анда җәй дә, кыш та чәчкә ата торган әрәмәлекләр, карлыганнар, шомыртлар, тагын, тагын әллә ниләр. Ә.Баян. Анда нинди генә агачлар үсми: миләштер, шомырттыр, баландыр. Н.Хәсәнов

2) Шул агачның авызны бөрештерүчән, эчендә каты төше булган кара җимеше. Мин әле Женяның тел төбен аңламыйм: – Бу вакытта нинди җиләк булсын? – Җиләге булмаса, шомырты булыр. Изелеп пешкән! Р.Габделхакова. Эре-эре шомыртлар нык пешүдән шәмәхәләнә төшкән, тик тәлгәшләре пәрәвез белән капланган. Н.Әхмәдиев

2. с. мәгъ. Шуның өлгергән җимеше төсендәге, чем кара, кап-кара. Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр [саранчаларны] берәмләп чүпләгәннәр. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә