ШОМРАЮ ф. 1) Янаган куркынычны сизенеп сагаю, һөҗүмгә яки качуга әзер хәлгә килү (ат, эт һ.б. хайваннар тур.). Ат ачудан башын чөя, шомрая, авызындагы башакны чәчә. С.Рәфыйков. Берзаман сыерлар шомраеп, мөгезләрен күккә күтәреп, бер якка савылып күчә башладылар. А.Гыйләҗев

2) Игътибарны арттыру, сагаю, саклык-сизгерлек тойгысын көчәйтү (кеше тур.). Пәйгамбәрнең «Өммәтем өчен Дәҗҗалдан бигрәк азгын имам куркыныч» дигән сүзләрен дә әйтергә кушкач, озын торыклы швейцар, шундук шомраеп, ләкин күп сорашып тормастан, постын ташлап, имам хәзрәт катына элдерде. А.Тимергалин

Шомраеп калу Кинәт шомраю; берәр сәбәптән шомраю. Рәүф чылбырны һәм йозакны кулына алды. – Димәк, бер сулагай бәндә безнең көймәдә төнлә йөреп маташкан. Кем? – Шомраеп калдылар. Торналыда кем сулагай? А.Тимергалин. Малай әллә аптырап, әллә шомраеп калган иде: үзен кочакларга тулы ирек биреп, тып-тын калды, аваз-өн чыгармады. А.Әхмәтгалиева

Шомраеп тору Озак, даими рәвештә яки әле, хәзер шомраю. --- колын артын сикертә-сикертә, уйнаклап чабып килеп җитә, шомраеп торган әнкәсенең имиләренә иркәләнеп, борынын төртә ---. А.Гыйләҗев . Бер генә мизгел ул нәрсәдәндер шомраеп торды, аннары кешнәмәде-нитмәде, тонып, Айнурга таба чапты. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә