ШОМРАЙТУ ф. Нәрсәдән дә булса сагаеп, колакларын торгызу. Акбай, хуҗасын сагынса да, тамагына каба. Синең машина тавышын әллә каян ишетеп колагын шомрайта, хайванкай. Н.Гыйматдинова. Берничә тапкыр кара айгыр өер башының бияләренә «бәйләнде». Хәзер көтүченең юклыгын абайлагач, күзләрен алартты, Күктимер ягына сөзеп карап ала, тагы колакларын шомрайта. Р.Камал

Шомрайтып алу Азга гына, тиз генә шомрайту. Ара-тирә алашам колагын шомрайтып ала: андый чакта, тәннәремне кымырҗытып, йөрәккә шом төшә. Х.Сарьян

Шомрайтып кую Көтмәгәндә, кинәт шомрайту; бер тапкыр шомрайту

Шомрайтып тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында шомрайту. Каршыдагы йортның капка төбендә колакларын шомрайтып торган көчек, бар көченә ләң-ләң килеп, машинаны куа китте. Р.Вәлиев. Берара уйланып, колакларын шомрайтып торганнан соң гына игътибар итте: печән тапталмаган, сыер эзе бөтенләй юк! А.Фәләх



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә