ШО’МПОЛ и. нем. 1) Утлы коралның көпшәсен дары яну калдыкларыннан чистарту яки майлау өчен кулланыла торган металл яки агач чыбык. Мылтык көпшәсен шомпол белән чистартканнар (шомпол беренче гади мылтыкларны корган вакытта да кулланылган, көпшә эчендә утырып калган пуляны да шомпол ярдәмендә төртеп чыгарганнар). А.Тимергалин. Шундый нарядларның берсеннән йөреп кайткач, карабинымны җәһәт кенә чистартып кую теләге белән, шомполның юан башына чүпрәк урап, карабинның көпшәсенә тыктым. Р.Сафин

2) Җәза бирү, суктыру өчен кулланыла торган шундый тимерчыбык; шундый җәза. Ишек алдына алып чыгыгыз да йөз шомпол бирегез! Т.Гыйззәт. Камчы белән суктырылган, шомполлар белән кыйналган старшиналарның да хәле җиңел түгел ---. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә