ШОМЛЫЛЫК и. Шомлы булу. Караңгыда шул ерактагы кызыл ялкын шәүләсе сыек кына булып солдат йөзләренә килеп куна, күзләрен ялтыратып куя, һәм ниндидер хәтәр шомлылык җилекләргә хәтле үтеп керә. Х.Камалов. Бүлмәдә һәрнәрсә --- артык саллы, авыр булып күренде. Ниндидер кырыслык, шомлылык бар кебек иде биредә. М.Маликова |