ШОМЛЫК и. 1) Яман, начар, әшәке нәрсә; явызлык. Землянка яңа гына җылына башлаган, аның эче тулы ачлык һәм шомлык. Караңгы һәр почмагына өшегән үлем кереп утырган да, яшеренеп тә тормыйча, тешләрен ыржайтып каткан килеш басып тора. З.Зәйнуллин. Ә теге шомлык, чакыруны да көтмәстән, плакатын тагын да югарырак күтәреп, өерне яра-ера, үзе ыргылды трибунага табан. Ф.Баттал 2) Бәхетсезлек, бәла. Өрәкләрдә юк мәрхәмәт: түбән хис, бер өмет юк; Я Рабби, каян дөньяда бу куркыныч, бу шомлык?! Р.Гаташ. Кич куера шым-шым гына. Якты тынлык әйләнмәгән Төннең кара шомлыгына. Р.Бикбаев // Афәт, дәһшәт, куркыныч. Җитмеш йортны яндырдым, Җитмеш җитеп килгәндә. Явырдан явырым калмады, Яу башлар ирем калмады ---. Туктамыш чапса, кем калды? Ни шомлыкка тарыдым? – Аны әйтеп Шаһ Тимер, Күмердәй кара киселде. Дастан. Халикъ хаҗи улларына әйтә икән: «Балалар, магазинны ябыйк, булмаса. Бу хәтле баю шомлыкка булмагай иде», – дип әйтеп әйтә икән. Ш.Камал . Илдә – тынлык, юлда – шомлык... Гасырлар кубарылган, Мәртәбә тапкан галимнәр Ахмакка чыгарылган... Ф.Яхин 3) Нинди дә булса явызлыкның яки бәхетсезлекнең сәбәбе, чыганагы. Нинди каһәр суккан шомлык аның кешелек сыйфатларын бетергән? Ул шомлык безнең күз алдыбызда, ул – иске татар тормышы. Ф.Әмирхан // Нәрсәнең дә булса начар тәэсире, шаукымы. Сез нәҗесләрнең шомлыгы аркасында мондый бәхетсезлекләргә очрадым. Г.Камал. Кеше бәласенә шатланмыйлар, шулай да Саниянең ачы күз яшьләре суктымы үзен, әллә аның чыннан да Таймасның үлемендә катнашы булып, шуның шомлыгымы? З.Мурсиев 4) Эчтән күңелне борчып торган тынычсызлык, курку, шүрләү хисе. Җиңү якынайганы сизелсә дә, халык билгесез бер шомлыкта яши иде. Р.Батулла 5) сөйл. Җиңелчә тиргәнү, ачулану сүзе; ярату, ошату, хуплау яисә канәгатьсезлек, ризасызлык, үпкә кебекләрне белдерә. Бакчалар бик күңеллеләнде, кара карлыган котырып уңды, яфрагы күренми шомлыкның, билләһи. А.Гыйләҗев. Кирәк бит, таш бер казның башына килеп тигән. Аның өчен күрше карчыгы каргады Габделнурны. – Әй шомлык, олтырак бит, чабата чырай, яхшыдан яман туган нәрсә. Р.Кәрами ◊ Шомлыкка каршы Нәрсәгә дә булса үкенеч белдереп әйтелә; ни үкенеч, бәхетсезлеккә, кызганычка. Аларның күбесенә, шомлыкка каршы, Алла матурлык биргән. Г.Коләхмәтов. Ә менә... Шомлыкка каршы, Ансы юк иде... Фигура булгач булсын ул, Эредән, дәүдән булсын – Президиумга сайларлык Мәһабәт гәүдәң булсын! Ш.Галиев |