ШОМЛЫ с. 1. 1) Куркыныч, үзендә шом, куркыныч яшеренгән, курку хисе тудыра торган. Көнбатышта бөтен офык буен кан төсле кызыл шәфәкъ каплаган. Каберлектә генә була торган ниндидер авыр, шомлы тынлык. Г.Әпсәләмов. Ул көннең киләсен белеп, сискәнеп көтте Гөлнар. Күңеле ямьсез сизенү белән ниндидер шомлы көнне көтте. А.Әхмәтгалиева 2) Хәвефле, хәтәр, шом белдерә торган. Кешеләрне салкыны, ачлыгы, кием-салым мохтаҗлыгы, фронттан килгән шомлы хәбәрләре, күз яше түгүләр белән җәфа чиктергән кырык өченче елның кышы үтеп китте. Г.Галиев. --- прокурор һич уйламаганда капитан Чураевтан хат алды. Нәрсә дип әйтергә, күңелсез һәм шомлы хат иде ул. Р.Мирхәйдәров 3) Кайгылы, борчулы, фаҗигалы. 1941 елның көзге, шомлы көннәрендә аларның төркем-төркем булып Яңавыл читендә марш атлап йөрүләре әле булса күз алдымда тора. Н.Фәттах. Әмма бу шомлы елларның катлы-катлы сынавы әле моның белән генә дә чикләнмәгән икән. К.Тимбикова 2. рәв. мәгъ. 1) Шом салып, шик тудырып. Ул, куркынып, янында баручы һәм хәзер ничектер ят, шомлы булып күренгән Григорийга текәлде. А.Расих. --- алар мине клубка чакырдылар, эссе кояшлы якты көн уртасында клуб эче караңгы, ятим, шомлы булып тоелды. М.Мәһдиев 2) Куркытып, хәвефле итеп. Бөтен җирдә биек-биек агачлар, агачларда шомлы итеп ябалаклар кычкыра. Ф.Яруллин. Гөлҗиһанга ул вакытта бик куркыныч булып киткән иде. Чөнки Таһирҗан бабай да бик шомлы сөйли, күл буендагы җимерек сыннар да аңа бөтенләй башкача күренә башладылар. Ф.Бәйрәмова |