ШОМЛАНУ ф. 1) Күңелгә шом, борчу төшү, хәвефләнү, тәшвишләнү; шикләнү, шөбһәләнү. «Бәдбәхетләр! Сез талап, дөньям минем Гүр кебек», – дип, бай малайдан шомлана. Г.Тукай. Торна хәбәреннән җан тынычлыгын җуйган Арыслан уяу иде, торып әнисен, хатыны белән балаларын уятты. – Нәрсәгәдер шомланам, әнкәй. Нидер булыр төсле. Н.Гыйматдинова

2) Курку, шүрләү, куркып калу. Пыяла аша күренгән яфраксыз шәрә агачлар кап-кара. --- Әхмәт шомлана белмәсә дә, аңа кинәт бик күңелсез булып китте. Г.Әпсәләмов. Атларны, арбаларны паромга төйи башладык, атлар чыгымчылап та куя, судан куркалар малкайлар, шомланалар. Р.Газизов

Шомлана бару Торган саен ныграк шомлану. Тәрәзәдән карап көлеп торган март кояшы, төтен арасыннан үтеп кереп, кешеләрнең сүрән йөзләрен яктырта, аларга караган саен, мин шомлана бара идем. А.Гыйләҗев. Глушконың утырыш барышын бөтенләй үзгәртеп җибәрүенә башта аптырый төшкән Гатауллин трест директорының фикере сүз сөрешеннән ачыклана төшкән саен шомлана барды. А.Расих

Шомлана башлау Шомлану билгеләре барлыкка килү; шомланырга тотыну. Карчыкны күмеп кайткач, телсез кеше шикелле берүзем уйланып утырдым-утырдым да шомлана башладым. Т.Гыйззәт. Тик менә тәхеткә Йосыф кахан килгәч, сарай халкы шомлана башлады. М.Хәбибуллин

Шомлана калу Кинәт шомлана башлау. Үземне шундый малай урынына куеп карыйм да шомлана калам. Ш.Галиев. Үз гомерендә мондый хәлне күрмәгән-белмәгән Караболак халкы чын мәгънәсендә шомлана калды, су буена төшмәс, урманга кермәс булды. Ф.Бәйрәмова

Шомлана төшү Бераз шомлану; тагын да ныграк шомлану. Һич тә курыкмыйча алдында басып торган олпат гәүдәле Мәүлетдингә карап, фельдфебель шомлана төште. З.Зәйнуллин. Сер ачылуга, әбисе тагын да шомлана төште һәм кызын биек таш диварлы мәгърур шәһәр капкасыннан әйдәкләп алып кереп китте. Ф.Яхин

Шомланып калу Берәр сәбәптән соң шомлана торганга әйләнү. Мин кинәт сагаеп, шомланып калдым. З.Зәйнуллин. Авырудан яңа терелеп килгән Гөлҗиһан да шомланып калды, йөзе җитдиләнде, уйчанланды. Ф.Бәйрәмова

Шомланып китү Кинәт, көтмәгәндә шомлану. – Я Рабби! – дип куйдым мин ирексездән. Нигәдер кинәт кенә куркып, шомланып киттем. Ә.Еники. Хәзер, шушы мизгелдә үк, куркыныч хөкем көткәндәй, гәүдәсе тагын да кечерәеп калды, чырае тагын да мескенләнеп шомланып китте. З.Хөснияр

Шомланып кую Аз гына вакытка, беразга гына шомлану хисе тою. Алексей, позициягә кайтып җитәрәк, Мулла машинасын танып шомланып куйды. Х.Камалов. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. М.Мәһдиев

Шомланып тору Даими, һәрвакыт шомлану; әле, сөйләү моментында шомлану. Болай да төрле шик-уйлардан борчылып, шомланып торган күңеле аның кеше каргышыннан, кеше бәддогасыннан чынлап та курка калды. Ә.Еники. Өнемме бу, әллә төшемме дип беравык шомланып торганнан соң, коточкыч һәлакәткә дучар булуыбызны хәтерләдем ---. С.Сабиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә