ШОМЛАНДЫРУ ф. 1) Шом, шик, шөһбә салу, борчу. Ак кар исә бүген күңелне шомландыра, ямьсез уйлар уйлата. Н.Нәҗми. Шәүкәтнең ---сүзләреннән шундый кайнарлык бөркелде ки, Мәрьямнең тыны кысылды. Ләкин шул ук вакытта күңел түренә боз кисәге төшкәндәй булды һәм йөрәкне шомландырып өшетә башлады. М.Маликова

2) Куркыту, курку хисе барлыкка китерү. Дәһшәтле кызулык бик озакка сузылды. Бу хәл һәркемне пошындырды, һәркемне шомландырды. Н.Фәттах. Ул чарасыз. Үз хәле хәл: күкрәгендәге утлы таш көйдерә, шомландыра, өркетә. Н.Хәсәнов

Шомландыра башлау Шомландырырга тотыну. Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады. Ә.Еники. Көчле давыл вакытында дулкын юклыгы шомландыра башлады. М.Юныс

Шомландыра төшү Бераз, беркадәр шомландыру; тагын да көчлерәк шомландыру

Шомландырып җибәрү Кинәт шомландыра башлау. Аларның мәгърур кыяфәте Зәйтүнәнең күңелен шомландырып җибәрде ---. М.Маликова. Эшләр шулай гөрләп барганда, Хөсниҗиһан карчыкның тавышы барысын да шомландырып җибәрде. Р.Газизов

Шомландырып кую Аз гына вакытка, кинәт шомландыру. Машиналар янында бернинди сак юк, барысы да йоклыйлар. Әнвәрне бу хәл шомландырып куйды. Х.Камалов. Як-якка өелгән көрт таулары ара-тирә шомландырып куйса да, юл барыбер күңелне тынычландыра ---. Г.Гыйльманов

Шомландырып тору Әле, хәзерге моментта шомландыру; даими, һәрвакыт шомландыру. Әмма алар күздән югалсалар да, этләр тавышы шактый вакыт утар өстен шомландырып торды әле. Г.Гыйльманов. Менә шушы өй үзенең тынлыгы белән шомландырып тора. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә