ШОМБАЙ и. төрки 1) Халык әкиятенең мәшһүр каһарманы. Шомбай боларны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим», – дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан барган Шомбай саламнарны, җыйнап, үз юлларына чәчеп барган, ди. Әкият. Безнең халыкта легендар геройлар бар: Алып батыр, Хуҗа Насретдин, Шомбай. Р.Миңнуллин 2) күч. Хәйләкәр, алдар кеше; аферист. Без мулланың ни атлы икәнен дә белми идек. Үзе дә беренче очрашуда ук кисәтеп куйды, миңа хәзрәт дип мөрәҗәгать итәрсез, диде. Хәзрәт, имеш. Берәр шомбайдыр әле. М.Әмирханов 3) күч. Надан, һавалы, масаеп йөрүче булдыксыз, эшлексез кеше. Менә шуны маташтырасы иде. Ручканы борырга... бу шомбайларның көче җитми. М.Шәрифуллин. Ә тере бөекләр исә үз исемнәре тирәсендә барган ызгыш-тартышларга һушлары китеп карап торалар, шомбай, саламторханнар сырып алган мәйданга тап булуларына үкенмиләр дә микән әле? Ф.Сафин ◊ Шомбай бүреге Бер үк әйберне, тышкы яктан аз-маз гына үзгәртеп, бөтенләй башка әйбер сыйфатында тәкъдим итү турында. Үзенә генә хас хикмәтле әйтемнәре, җор җөмләләре, билгеле мәкальне Шомбай бүреге кебек кире якка әйләндереп куюы да шигъри эффект бирә. Т.Галиуллин. Шомбай җиләне к. Шомбай бүреге |