ШОМАРУ ф. 1) Ышкылу, күп юылу, майлану һ.б.ш. сәбәптән шома, тигез, ялтырап торган хәлгә килү. Ак ватман кәгазь өстеннән узган карандашның кара графит эзе тәрәзәдән төшкән кояш нурларында беләүләнеп шомарган таштай ялтырый. Н.Хәсәнов. Эшли-эшли шомарган төрән калагында янә ай нурлары ялтырап китте. Р.Низами

2) Сырлар, җыерчыклар бетү (тән тур.). Руслан Даулатовичның маңгае шомарды: аудитория җиңел сулап куйды, димәк, Заһид бу юлга исән-сау кала икән әле. З.Хөснияр

3) Йөри-йөри тигез хәлгә килү, такыраю. Чана эзләре көзге боздай шомарды, кояшта күзне чагылдырып ялтырыйлар. М.Хуҗин. Шактый ара узгач, Ләмига бабасының таш кебек шомарган юлдан да сөртенә-сөрлегә генә үзенә каршы килгәнлеген күрде. Р.Рахман

4) күч. Кабатлау, күп күнегүләрдән соң нинди дә булса эшкә остарып китү, эшне яхшырак башкара башлау. --- тәҗрибә туплый алмаган зиһенсез, кирәкле нәрсәне оныта торган врачлар һәм бер дә бармаклары эшкә шомара белмәгән, осталыкка ирешергә көченнән килмәгән агач куллы хирурглар бар шул әле. Х.Камалов. Безнең «Наз»ның составы егерме ел буе үзгәрмәде. Егерме ел буе чарландылар, өйрәнделәр, шомардылар, кызларның башкару осталыгы әнә шуннан килә. К.Кәримов

5) күч. Күпне күрү, күп йөрү һ.б.ш. нәтиҗәсендә ачылу, кыюлану, усалланып китү; тормыш тәҗрибәсе туплау. Егет кеше читкә китеп эшләп кайтсын, ил-җир күрсен, армиядә булсын икән! Чит җирләрдә тулай торакларда яшәсен, коллективта бераз эшкәртелсен, шомарсын икән! М.Мәһдиев. Йөри-йөри шомардым анысы. М.Әмирханов

6) күч. Сату-алу, сәүдә эшендә тәҗрибәсе арта бару, үткерләнү, чаяру, хәйлә, мәкерле эшләргә остару. Кемдер үзе сатасы әйберне ипләп-җайлап кына чамасыз мактый белә икән, аның сыйфатсызрак әйбере дә үтемле булып чыгачак, тизрәк сатылып бетәчәк. Сату-алу эшендә шомарган кеше андый гына хәйләне белә, әлбәттә. Л.Хәбибуллин. Кибет хуҗалары, базарчылар, шомарганрак приказчиклар мөсафирханә ресторанына яисә хәрчәүнәгә кереп яшертен генә пирәшләп чыгуны да онытмыйлар. Р.Низамиев

7) күч. Телгә, сүзгә, сөйләргә остару. Берсе, колхоз председателе, язгы кыр эшләренең барышы тикшерелгән пленумда харап булды. Теле-телгә йокмый торган шомарган бер ташбаш иде ул. М.Мәһдиев. Шушы кадәр дә тел бистәсе, сүздә шомарган, капланмый-батмый торган чәпи ташыдай Хәнифә Галиевна һич тә әйтми-белдерми кала алмас. Ф.Яхин

8) күч. Сыйфаты яхшыру, әйбәтрәк булу, камилләшү. Пьеса шулай инде ул. Эшли-эшли шомара. Ф.Яруллин. Сүзлек төзи-төзи, тәмам шомарды лексикография бүлеге

Шомарган бер тәңкә к. шомарган таш. Шомарган бер тиен к. шомарган таш. Шомарган таш Күпне күргән, әрсез, алыш-бирешкә, хәйләгә шомарган, үткер кеше. Әйе, Латышев – күпне күргән шомарган таш, үзе чи рус булса да, казакча да, үзбәкчә, тагы җитмәсә чувашча да сөйләшә белә икән. Х.Камалов . Якимов үз эшендә шомарган таш иде, ике якка да ярый белә, беркайчан өстәгеләргә каршы бармый. Р.Габделхакова

Шомара бару Көннән-көн күбрәк шомару, торган саен шомару. Ләкин тора-бара үзем дә сизә башладым: минем уйнавым чынлап та көннән-көн яхшыра, шомара бара иде. Ә.Еники. Егетләрнең торган саен ныграк шомара барганнары күренеп тора. Р.Миңнуллин

Шомара башлау Шомарырга тотыну. «Земля не без уродов», – дип уйлап куйды русчасы да шомара башлаган авыл малае Фәүҗәт эченнән генә. Р.Кәрами. Башта бик авыр иде. Аннары әкертен генә шомара башладык инде. М.Талипова

Шомара тору Алдан шомару. Кибеткә кергәнче, замдиректор булганчы шомара торсын. И.Юзеев. Чаңгым булса, мин дә әрәмә яннарын урап кайтыр идем. Чаңгы ярышына кадәр табаннары шомара торыр иде. Р.Мулланурова

Шомара төшү Бераз гына шомару; тагын да шомару. Менә 1977 елның 1 феврале белән билгеләнгән бер мәктүптән өзек: «Тагын да шомара төшкәнгә охшыйсың: инде образлы фикерләү дә бар синдә, кыю да, шигъриятне үз итеп тә сөйләшә аласың». Р.Гаташ. Ул өскә таба һәр метр саен һаман шомара төшкән бу агачны тагын да чамасыз ярсулык белән һәм тагын да көчлерәк кочаклый барды. Ә.Мушинский

Шомарып бетү Тәмам, бик нык шомару. Ул бер кулы белән ике төрәнле сабанның шомарып беткән тоткычыннан кыскан, икенче кулы белән --- атларын әйди. Г.Әпсәләмов. Капкадан өй баскычына кадәр яссы таш җәелгән. Алар оекчан йөрерлек, шомарып беткәннәр, ялтырап торалар. М.Хәсәнов

Шомарып калу Берәр хәлдән соң шомару, шомарган хәлгә килү, шома булып тору. Ат җигелмәгән аңа, Бер чигенә, бер бара, Юлы шомарып кала. Табышмак. Кичәге җылы яңгырдан соң беләү ташы кебек шомарып калган юеш сукмакны яңгыр суалчаннары тишеп шадралаткан. Г.Сабитов

Шомарып китү Соңгы вакытларда шомару. Картның хәлен сизгән кебек, тәмле телле Гүзәл сорап куйды: – Безнең әткәйдән дә матур кеше юк, әйеме, әнкәй? Әнә ул ничек түгәрәкләнеп, шомарып киткән ---. Г.Ибраһимов. Йөри торгач, ул балта эшенә дә, төрле сыр, сын, бизәкләр ясап, аны мебельгә ябыштыру һөнәренә дә шомарып китте. Т.Әйди

Шомарып җитү к. шомарып бетү. Бигрәк тә бер табынга утырып ашап эчкәннән соң, алар аңа инде ияләшеп тә өлгергәннәр иде. Тик әле шомарып җитмәгәннәр, --- Диләрә кебек ханымнарга бик игътибарлы булырга кирәклеген белеп бетермиләр ---. Ә.Еники. Шомарып җитмәгән, ахры, хәйлә белми. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә