ШОМАРТУ II ф. к. шомрайту. Өйгә таба бик теләп, бик җиңел кайткан ат, иясенең мондый кыланышына гаҗәпләнеп, колагын шомартты, башын боргалады. Н.Фәттах. Әтисе чыгып караса, лапас астында колакларын шомартып кара бия басып тора. М.Мәһдиев Шомарта башлау Шомартырга тотыну. Полковник айгырның колакларын шомарта башлаганга игътибар итеп тормады. З.Зәйнуллин Шомартып алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә шомарту Шомартып кую Бер тапкыр шомарту. Кинәт бахбай колакларын шомартып куйды Шомартып тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында шомарту |