ШОМАРТУ I ф. 1) Нәрсәнең дә булса өслеген юнып, ышкып һ.б. юллар белән шома итү, шома хәлгә китерү. Кызыл граниттан шомартып ясалган кабернең баш очына бюст куелган. З.Зәйнуллин. Ул хәзинә бер чоландагы шомартып ялтыратылган такта, фанер, борыс кисәкләре, җилем, лак, буяулар иде. М.Маликова. Ятьмә таягын нык агачтан ясыйлар. Аны яхшылап шомарталар. Яшь натуралистларга

2) Җыерчыкларын, сырларын, шадраларын бетерү, тигезләү, шома, тигез итү. Карчык беркөнне, картның маңгай сырларын шомартырга теләгәндәй, үзенең шундый ук буразналы куллары белән сыйпый-сыйпый, авыр сулыш алган: – И картым, син дә бирештең ләбаса. Г.Әпсәләмов. Ике бияләйнең берсен гарип кулына киде, аны сыйпап шомартты ---. З.Зәйнуллин

3) Йөри-йөри тигез хәлгә китерү, такырайту. Ерак та түгел юл тигезләгеч машина гаять зур тимер кәтүге белән, немецлар тараткан дегетле вак ташны таптатып, юлны шомартып йөри. Ф.Яруллин. Будённый районы эчендә йөргән машина һәм арба тәгәрмәчләре күпергә төшә торган юлны шомартып, тәмам беләүгә әйләндереп бетерә торганнар иде. К.Миңлебаев

4) Тузгытмау, шома итеп кую. Сары чәчләрен шомартып артка тараганга, маңгаендагы ике нечкә сыры аермачык күренә, уң як ирен читендәге түгәрәк миңе ак йөзенә сабыйларча эчкерсезлек төсмере бирә. М.Маликова

5) күч. Чая, үткен кешегә әйләндерү; аң-карашын үстерү, аңлы, тәҗрибәле итү. Практика аны тиз шомартты. Ш.Камал. Комсомол эше кешене шомарта, хәйләгә, алдауга, мәкергә, кыскасы, сыртка әйләнеп төшмәскә өйрәтә. Т.Галиуллин

6) күч. Тел, сөйләм, язуда яки әсәрдә булган кытыршы, җитешмәгән якларны, кимчелекләрне төзәтү. Төннәр буе утырып, шактый шигырь язган. Шомартасы, эшкәртәсе кирәк булганга, ул аларны папирос кәгазенә күчереп тормаган. Р.Мостафин. --- төрекчәмне шактый шомарттым. Р.Батулла

7) күч. Кимчелекле якларны яшерү яки тышкы яктан гына булса да бетерергә тырышу, тәртипкә китерү. Кооперативларда эшләүчеләр үзләренең чуалган эшләрен шомартырга, очны очка туры китерергә ашыктылар. К.Нәҗми

8) күч. Кискен куелган, җитди булган яки кемгә дә булса кыенлык китерергә тиешле эш-мәсьәләне өстән-өстән генә эшләү, читләтеп үтү; йомшарту. Аннары килеп, өстән шомартып кына узарга мөмкин булганда, нигә андый төп мәсьәләләрне шундый кискен итеп куярга? Г.Әпсәләмов. Тормышны шомартып күрсәтүне алга сөргән торгынлык еллары туры сүзле жанрны санга сукмады. Ш.Галиев

9) күч. Кемне дә булса алдау, хәйләләү. Дәүләт аны ничаклы таларга, алдарга тырышса да алдатмады. Шомартып яши белде. Белеме булмаса да, амбар тирәсендә чуалды. Т.Миңнуллин. – Әй, син дә шомартасың, – дип, Тәүгиз ничектер ачу белән әйтеп куйды. Аның тавышыннан, син дә ялганлыйсың, дигән кебегрәк аңлашылды. Х.Камалов. Агач төймәле «санагычы» белән ул бик зур суммаларны чыгара, үзәктән килә-китә торган оста тикшерүчеләр аның ялгышын, хатасын таба алмый интегә. Каядыр очны яшергәнен, шомартканын сиземлиләр, исбат итә алмыйлар. Т.Галиуллин // Мәзәк өчен кешене алдалау, кызык итү, көлкегә калдыру. Кичен урамда «Шоманы [кушамат] шомартканнар» дип такмак әйтә башлыйлар. Г.Әпсәләмов

10) күч. Матурлату, купшылату, ыспай итү. Әһлетдин абзый да, сакал-мыекны төзәттереп, кием-салымын да әзрәк шомартканга, теге вакыттагыдан күп яшь күренә иде. Башында яңа кара түбәтәй. Г.Әпсәләмов

Шомарта башлау Шомартырга тотыну. Хәер, баштарак мин үзем дә шундый идем. Ә соңыннан, Рафаэль дускай, план сине, әлеге плитә белән таш-кирпечләр арасына кыстырып, шундый шомарта башлый! Ә.Сафиуллин

Шомарта бару Торган саен шомарту. Проектка кадәр бозда аяклана алмый азапланган артистлар күзгә күренеп үзләрендә көч, егәр табып, моңа кадәр яшеренеп яткан әллә никадәр резервларын эшкә җигеп, осталыкларын бозның үзе кебек шомарта баралар. Шәһри Казан. Сөйләгән саен, текстын камилләштерә, шомарта бара. Бөгелмә авазы

Шомарта тору Әледән-әле шомарту; алдан шомарту. Бернигә карамыйча яз, каләмеңне шомарта тор. Ф.Яруллин. Әле, ул кайтканчы, идәнлекләрне шомарта торса да яхшы. Д.Булатова

Шомарта төшү Аз гына шомарту; тагын да шомарту. Таҗикчагызны шомарта төшәргә кирәк, Бохарада ансыз уңышлы эш алып бару кыен. Т.Әйди. Җилгә каршы барып, кычкырганыңны ишетмәсәм, бауны шомарта төшәрсең бераз. Р.Мөхәммәдиев

Шомартып алу Тиз генә яки бер мәртәбә шомарту. Кәгазьне тагын бер кат шомартып алды да йотылды. Ф.Латыйфи. Болай иткәндә кәгазь чүбекләнми, шулай да тырнак йөзе белән «яралы урынны» ышкып, шомартып аласың. М.Галиев

Шомартып бетерү Ахырга кадәр шомарту, шомартуны төгәлләү. Сөякләрне бик оста кимереп, тәмам ялтыратып, шомартып бетергәннәр. А.Хәсәнов. Без, малайлар, кечкенәдән шунда уйнап үстек, аның ташларын ыштаннарыбыз белән шомартып бетердек. И.Хуҗин

Шомартып җибәрү Бераз шомарту. Машинаңны буярга, бәрелгән-сугылган җирләрен шомартып җибәрергәме – шәһәрдән чыгу юлында Варданян көтеп тора. Р.Мирхәйдәров. Әнә шулай ерактан күренмәгән, әмма шомартып җибәргәч ялтырап киткән энҗеләр кебек 500 дән артык бала катнаша әлеге бәйгедә. Ватаным Татарстан

Шомартып килү Күптәннән хәзергәчә шомарту. Русия күләмендәге җырчыларны алсак, андагы халык артистлары да үзләренең осталыкларын гомер буе шомартып килә. Кәеф ничек?

Шомартып кую Алдан шомарту; шомарткан хәлгә китерү. Кайсыбер кешеләр поэма кебек поэманы (тәнкыйть фикерләре әйтелгәннән соң) бер төн эчендә (!) үзгәртеп, шомартып куялар. Н.Нәҗми. Чиркәү төзүче балта осталары араталарны юкартып, түгәрәкләп шомартып куйганнар. Г.Рәхим

Шомартып тору Сөйләү вакытында шомарту белән мәшгуль булу; һәрвакыт, гел шомарту. Энә урлап тотылмаган карак осталыгын дөя урлап тотылганга кадәр шомартып тора. Х.Бәдигый . Директор үзе, уку-укыту бүлеге мөдире Реваль Раков дәресләргә даими кереп, җентекле анализ ясап, укытучыларның һөнәри-иҗади осталыкларын шомартып тордылар. Безнең гәҗит

Шомартып чыгу Һәрберсен берәм-берәм шомарту. Алар кырынган арада, ул кичә язган шигырьләрне тагын бер кат карап-тикшереп, кирәк булса, шомартып чыга. Р.Мостафин. Укытучылар белән яңадан бер тапкыр тикшереп, төзәтеп һәм кытыршырак, килеп җитмәгәнрәк урыннарын шомартып чыктык. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә