ШОМАЛЫК и. Шома булу сыйфаты. Каршыдагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән нигәдер бурсык сыман тоелды. М.Мәһдиев. --- яшь чагында читтә йөреп шомарып беткән һәм шул шомалыгы, үткенлеге, тәвәккәллеге аркасында «әйтсә эшли» кушаматы алган Галим абзый мине тыңлап тормады. В.Нуруллин. Кайбер мәкаль-әйтемнәргә кыскалык, шомалык, аһәңлелек җитми ---. Р.Юсупов |