ШОМАЛАНУ ф. 1) Сырлар, җыерчыклар бетү, тигезләнү. --- кышкы салкын, суык җилле буран уйнап морҗаларда ыжгырып-сызгырып үзенең ачулы көене улаганда да, маташа торгач, кояш җиңеп китеп, шул китмәскә яткан калын карларны, суның шалтырап, шомаланып агуына көнләп, аны тотып торган бозларны эреткәндә дә язам. Г.Исхакый. Шадралары шомаланып югалган, күзләре шешенке кабаклары арасыннан күренмәс булган Вафа генералны күргән ефрейтор сыман турайды. А.Гыйләҗев 2) к. шомакайлану 3) Берәр эштә шомару, остару, берәр эшне оста башкарырга өйрәнеп китү Шомалана бару Торган саен ныграк шомалану. Хәзер мошенниклар шомалана бара Шомалана төшү Бераз шомалану; тагын да шомалану Шомаланып бетү Тәмам, бик нык шомалану. Гармун уйнап шомаланып бетү |