ШОМАКӨПШӘ и. бот. 1) Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан дымлы җирләрдә үсә торган эче куыш сабаклы, ак яки саргылт яшел чәчәкле, каурыйсыман яфраклы ашарга яраклы үләнчел үсемлек; курай үләне, шүре үләне, шүрелек; русчасы: дягиль, дудник лекарственный. Шуннан елга буйларында, үзәнсу, уйсу җирләрдә какы, кузгалак, юа, урманнарда бәбәк, балтырган, шомакөпшә кебек ашарга яраклы әллә күпме ризыклар калкып чыга. С.Поварисов. Ач-ялангач балачак елларында әнә шулар үзләренең алабуталары, кычытканнары, юа-кузгалаклары белән, --- шомакөпшәләре, җиләк-җимешләре, куырган бодайлары-борчаклары белән аларны үлемнән коткарып калдылар. Ф.Садриев

2) күч. Тыштан гына ялтырап торган, буш, надан кеше турында. Юкса теге шомакөпшә муллалар, хәлфәләр берни дә белмиләр. X.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә