ШОМАКАЙ с. 1. 1) Эшкә оста; шома, үткен, елгыр. Кирәк икән, ул йомакай да, шомакай да; кирәк икән, караелан булып куеныңа керә, дәрвиш яки галим, шымчы яки вәзир дә ул Биккол сәүдәгәр. М.Хәбибуллин. Уйгын үзе Афанасий Калистратов атлы сәүдәгәрнең капкасын какты. Шомакай дигән даны таралган иде Калистратовның. Йөзе шома, гәүдәсе шома, сүзе шома. М.Әмирханов 2) Эш яратмый, вакытын буш йөреп уздыра торган, җилкуар, җилбәзәк, җиңел холыклы. Мотоциклны кызлар йөртү өчен алган шомакай егетләр Ык буеның аулак урыннарын, әрәмә араларын бик еш пычратып китәләр ---. Г.Бәширов. Шомакай егет, батыраеп китеп, бичаралыктан гәүдәсе тетрәнгән, тыны сикергән, тамак төбе ябышкан кызны диванга яткырмак булды. Б.Камал 2. и. мәгъ. 1) бот. к. шомакөпшә. Аннары шомакайдан су сиптергеч ясап уйныйлар. Тагын ярыш китә: кем сиптергече суны ераккарак җибәрә, шул – җиңүче. Ә.Баян 2) Эш яратмый, вакытын буш йөреп уздыра торган кеше, җилкуар; җиңел холыклы кеше. Гомер буе ныклы оя коралмыйча, матур хатыннан матур хатынга йөрүче шомакай ахырда үзенең язмышын менә ничек сурәтли. К.Миңлебаев 3) Буш сүз сөйләргә яки язарга оста; икейөзле, ялагай. Гаяз Исхакый теле демагоглар теле түгел. Ә бит бүгенге әдәби телне еш кына демагоглар һәм шомакай вә шамакай лыгырдыклар, тел бистәләре, төрле бушбугазлар эшкә җигәргә маһир... А.Тимергалин |